Син үзең киттең, ә утырткан чәчәкләр биредә калды. Алар ничек шәп үсә! Мин чәчәкләрне карыйм да, улым Каприда бик яхшы нәрсәләр - чәчәкләр калдырып китте... Эчемнән шатланам. Әгәр менә шулай һәрвакыт, һәр җирдә бөтен гомер буена кешеләр өчен тик яхшы нәрсәләр - чәчәкләр, әйбәт фикерләр, үзең турында яхшы истәлекләр калдыра барса, синең бөтен тормышың матур һәм күңелле булыр. Шулвакыт син үзеңне кешеләргә кирәкле итеп сизәрсең һәм шуны тою сине яңа эшләргә рухландырыр. Дөньяда кеше алуга караганда, аңа бирү күңеллерәк ул.
Задача Задача №2263719
А
А