Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычларны аерылмышлары белән язып алыгыз. 1. Киң, иркен, чиста ишегалдыннан мәктәп бакчасына таба бер хатын килә иде. 2. Өч-дүрт минуттан каракүл бүрек, каракүл якалы зәңгәр драп пәлтә, кызыл күннән эшләнгән ак фетр итек кигән көмеш тешле кара егет бер читкә алып китте. 3. Гатаны штабта кыю, тәвәккәл, аеру- ча җаваплы офицер буларак беләләр иде. 4. Көмеш тешле егет бу сүзгә бөтенләй икенче бер мәгънә биреп сөйли. 5. Өстендә кыйммәтле тун, аягында эче җылытылган яхшы ботинкалар. 6. Иске коймалары, җиргә сеңгән буяулы йортлары белән Яңа Бистә күренде. 7. Сабир сабыр, төпле, белемле кеше иде. 8. Язгы ташу күп тавышлы, серле, куркыныч та- выш. (М. Мəh.)
Ответ нейросети
08 января 2025 18:30
Понравился ответ?
Задай свой вопрос
Напиши любую задачу или вопрос, а нейросеть её решит



