Сделай пересказ в 5 предложениях на татарском по этому произведению: әнвәрнең әнисе, ике кәрзин күтәреп, базардан кайтып керде. Шыплап тутырылган кәрзиннәрне күрүгә, Әнвәр әнисе каршына йөгерде. Тәмле әйберләр алып кайтканын белә иде инде ул аның. - Яле, улым, әйт әле, бу кемгә? - диде әнисе, кәрзиннәрнең берсеннән эре-эре, бик матур кызыл алмалар чыгарып. - Миңа! - диде Әнвәр һәм әнисенең кулыннан бер алманы ялт иттереп тартып та алды. - Ә бусын кемгә бирик икән? Әнисе кечерәк кенә катыргы тартмага салынган аллы-гөлле торт күтәреп тора иде. Үзе һаман, елмаеп, Әнвәргә карый. - Бусы да миңа! - диде Әнвәр, шатырдатып алмасын тешли-тешли. - Ә бусы?! Күр инде, әнисенең кулында - яңа пешкән җир җиләкләре! Менә бу яңалык, иямаса! Пешеп тә өлгергәннәрме икән? Әнвәр, кулынданы алмасын тешләргә дә онвтып, кызарышып, тулып пешкән җиләкләргә исе китеп карап торды. - Я, бусы кемгә инде, ник эндәшмисең? - диде әнисе. - Ә бусымы? Бусы да миңа инде аның, - диде Әнвәр, юеш иреннәрен җәеп елмая-елмая, һәм җиләкләр салынган кечкенә кәрзинне эләктереп китә дә башлады. - Тукта әле, тукта! Бетмәде бит әле, - диде әнисе һәм, ничектер, Әнвәргә серле карап, әлеге олы кәрзиннән өр-яңа, ялтырап торган бик матур бер көрәк чыгарды. - Менә тутыкмый торган корәк бу. Үзе җиңел генә, үзе үткен, тик саплап кына җибәрәсе бар. Бусы кемгә була инде? - дип сорады әнисе, нигәдер бу юлы җитди карап. Әнвәр бер кулына - алма, икенчесенә җиләкләр тоткан килеш, әле көрәккә, әле кулындагы җимешләргә карап-карап торды да, кинәт катгый бер карарга килеп: - Ә-ә, һаман-һаман миңа гына ярамас. Алай дөрес түгел ул. Бусы инде әти белән сиңа булсын... - диде. Әнисенең йөзеннән елмаю югалды. Шунда ук аяклары арыганлыгы исенә төште, ахры. Ул күңелсезләнеп кенә, урындыкка барып утырды да, авыр сулап, Әнвәрнең кузләренә текәлде Нигә икән?..
Ответ нейросети
20 марта 2025 18:39
Понравился ответ?
Задай свой вопрос
Напиши любую задачу или вопрос, а нейросеть её решит



