Сверь числа и знаки с фото.
ХӘЙЛӘКӘР ТӨЛКЕ Татар халык әкияте
Көннәрдән бер көнне бер Төлке юл буйлап бара икән, бер сарык аягы тапкан. Барып, бер авылга кереп, бер адәмнән йокларга фатир сораган. Бу кеше әйткән: — Безнең өебез бик кечкенә, сиңа сыярлык урын юк, — дигән. Төлке әйткән: — Мин үзем кечкенә генә сәкедә ятармын, койрыгымны сәке астына куярмын, — дигән. Фатир иясе: — Алай булса ярар, — дигән. Төлке әйткән хуҗага: — Бу сарык аягын җыеп куйсагыз ла, — дигән. Хуҗа җыеп куйган. Төлке хуҗаның кая куйганын карап торган. Хуҗалар йоклагач, Төлке төнлә, торып, аякны икенче җиргә алып куйган. Иртән торганнар. Төлке хуҗадан аякны сораган. Хуҗа куйган җиреннән алып бирмәкче булса, урынында аяк юк икән. Төлке әйткән: — Аяк булмаса, урынына бер тавык рәхим итегез, — дигән. Хуҗа Төлкегә бер тавык биргән. Төлке тавыкны алып чыгып киткән. Икенче авылга барып, янә бер адәмнән фатир сорап кергән. Хуҗага әйткән Төлке: — Рәхим итеп, шушы тавыкны җыеп куйсагыз ла, — дигән. Хуҗа җыеп куйган. Төлке тагын карап торган хуҗаның тавыкны кая куйганын. Төнлә торып, Төлке тавыкны икенче урынга яшергән. Иртән торганнар. Төлке хуҗадан тавыгын сораган. Хуҗа караса, куйган җирендә тавык юк. Төлке әйткән: — Булмаса булмас, тавык урынына миңа бер каз бирсәгез дә ярар, — дигән.
Хуҗа тавык урынына каз биргән. Төлке казны да, тавыкны да алып чыккан да киткән. Өченче көнне өченче авылга барып, яңа бер адәмнән фатир сорап кергән, хуҗага казны биргән, саклап җыеп куйсагыз ла, дип. Хуҗа җыеп куйган. Төлке, тагын белмәгәнгә салышып, хуҗаның кая куйганын карап яткан да, төнлә торып, бу казны икенче урынга алып яшергән. Иртән торганнар. Төлке хуҗадан казны сораган. Каз урынында юк икән. Төлке әйткән: — Каз урынына бер үгез бирегез, — дигән. Хуҗа карап торган да, ахры, каз урынына берәр нәрсә бирмәкче булыр дип, күбрәк булса да, Төлкенең үзенә биргән. Төлке чыгып киткән, үзенең сарык аягын, тавыгын, казын һәм үгезен алып. Кайтып, барын да суеп, салам астына җыеп куйган. Үгез тиресенә салам тутырган.
Бераз гомер үткәч, Аю белән Бүре килгән. Төлке әйткән Аю белән Бүрегә: — Барыгыз, бер чана белән бер камыт урлагыз, — дигән. Аю белән Бүре, китеп, чана белән камыт урлап килгәннәр. Төлке салам тутырган үгезне җиккән. Өчесе, ягъни Төлке, Аю, Бүре менән утырганнар чанага, үгезне куа башлаганнар. Үгез бер дә кымшанмый икән. Төлке Аю белән Бүрегә ачуланган да киткән. Ә тегеләргә шул гына кирәк тә: — Синең китүең кирәк иде безгә, китсәң кит, кадал, монда ризыкны Алла бирде, — дип, үгезгә ташланганнар. Тиресен ертып карасалар, ит урынына салам күргәннәр. Шулай итеп, хәйләкәр Төлке өч кешене һәм Аю белән Бүрене дә алдап качкан.
Әкиятләрдә Төлке ничек итеп сурәтләнә? Хәйләкәрлеге дәлилләнгән урыннарны укып күрсәтегез. Вакыйгалар ничә тапкыр кабатлана? Сезгә Төлкенең нинди сыйфатлары ошады, кайсылары ошамады?
- Адәм — кеше. Сәке — элекке авыл өенә хас, идәннән ярты метр чамасы күтәреп, калын такталардан җәйгән утыру-яту урыны. Укыган вакытта, бу сүзләрне дөрес әйтеп, аңлап укыгыз.
- «Саклап җыеп куйсагыз ла» сүзтезмәсен ничек аңлыйсыз?
1. Төлке — хәйләкәр, тапкыр, алдакчы, комсыз. Дәлил: өч хуҗага да әйберне җыеп куярга кушып, аны икенче урынга яшертә; тавык, каз, үгез ала. Соңыннан Аю белән Бүрене салам тутырылган үгез белән алдый. Вакыйгалар өч тапкыр кабатлана. Миңа аның тапкырлыгы, зирәклеге ошый; хәйләкәрлеге, алдакчылыгы, комсызлыгы ошамый.
2. «Саклап җыеп куйсагыз ла» — «азыкны саклап, тиешле урынга җыеп куегыз әле» дигән үтенү. Төлке моны хуҗаны алдау өчен әйтә.